РусскийТатарчаEnglish

"Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе - 2019" конференциясе (ЦИПР-2019)

2019 елның 22-24 маенда Иннополис шәһәрендә "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе - 2019" конференциясе узды, анда Казан ДАУ профессор-укытучылар составы һәм студентлары катнашты. Әлеге конференциядә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган "АГРОСӘНӘГАТЬ комплексында цифрлы алгарыш" панель дискуссиясе булды. Анда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә интеллектуаль системаларны куллану, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру белән идарә итүнең икътисадый механизмнары, цифрлы икътисад компетенцияләре булган тармак белгечләрен өзлексез әзерләү системасы, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыга һәм экспортка чыгару өчен сәүдә онлайн-платформалары оештыру ысуллары турында фикер алыштылар.

К списку новостей