РусскийТатарчаEnglish

АГРОСАЛОН 2018 Халыкара күргәзмәсе кысаларында «Авыл хуҗалыгы техникасын механикалаштыру өлкәсендә иң яхшы инновацион эш» Россия аграр югары уку йортлары конкурсы

Механикалаштыру һәм техник сервис институты магистратурасының 2 нче курс студенты Зәйнетдинов Илдар Рифкат улы (фәнни җитәкчесе профессор, т.ф.д. Нуруллин Э. Г.) Россиянең аграр югары уку йортлары арасында «Авыл хуҗалыгы техникасын механикалаштыру өлкәсендә иң яхшы инновацион эш» конкурсында 3нче урынны алды. Конкурс АГРОСАЛОН 2018 Халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелде.

Конкурста шулай ук бакалавриатның 4 нче курс студенты (251-гр.) Фәйзуллин Ренат Айрат улы катнашты (фәнни җитәкчесе, профессор, т.ф.д. Нуруллин Э. Г.).

 


К списку новостей