РусскийТатарчаEnglish

Студентлар фәнни җәмгыятьләре рәисләре һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре Министрлыгы катнашында түгәрәк өстәл

«Теләгән кеше һәрчак табачак!»

Шундый сүзләр белән Казан дәүләт энергетика университетының фәнни эшләр буенча проректоры Эмиль Василович Шәмсетдинов студентлар фәнни җәмгыятьләре рәисләре һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре Министрлыгы катнашында Түгәрәк өстәлне ачты.

Катнашучыларның төрле тәкъдимнәре буенча очрашуның продуктивлылыгы турында фикер йөртергә була: «Фәнни Казан» бушлай экскурсияләр проектын гамәлгә ашыру идеясеннән алып стипендиатларның гомуми рейтингын булдыруга кадәр.

Университетларның администрациясе алга таба да ярдәм итү һәм тәҗрибә алмашу максатында мондый чараларда катнашырга теләк белдерде.

Докладчылар фәнни оешмаларның төп бурычларын билгеләделәр - фәнне популярлаштыру һәм җитәрлек дәрәҗәдә проектларны финанслау.

Барлык катнашучылар да көзге съездга чакырылды, ул Студентлар лигасы тарафыннан оештырылачак.

Барыгызга да уңышлы хезмәттәшлек һәм иң кыю фәнни идеяләрнең тормышка ашуын телибез! Чөнки «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының фән һәм мәгариф буенча вице президенты Гөлчәчәк Исламова билгеләп үткәнчә, студентлар фәнни җәмгыятьләре – ул иҗат һәм иҗат итү, шулай ук студент һәм идея арасында үткәргеч.

Түгәрәк өстәлдә Казан дәүләт аграр университетының яшь галимнәр Советы Рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы катнашты.

К списку новостей