РусскийТатарчаEnglish

Казанның иң яхшы яшь укытучысы 2018

2018 елның 30 маенда А. Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә «Казанның иң яхшы яшь укытучысы 2018» бәйгесенең финалы булып узды. Финалистлар үзләренең һөнәри казанышларын күрсәттеләр, фәнни тикшеренүләре турында сөйләделәр, кунакларны һәм тамашачыларны иҗат сәләтләре белән гаҗәпкә калдырдылар. Конкурсны Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр Советы, һәм Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча Башкарма Комитеты оештырдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга алдагы һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

 

К списку новостей