РусскийТатарчаEnglish

"Россия чаңгы юллары 2019"

9 февральдә Юдино поселогында (Локомотив стадионы) «Россия чаңгы юллары – 2019» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында чаңгы ярышлары узды. Безнең университет данын әлеге ярышларда механикалаштыру һәм техник сервис институтының 381, 385 төркеме студентлары яклады.

Ярышлар зур колач белән узды. Барлык катнашучылар да спорт шапкалары һәм күкрәк номерлары алдылар. Чаңгы ярышлары буенча киләсе стартларга әзерләнәбез.

 


К списку новостей