РусскийТатарчаEnglish

«Яңа гасыр лидерлары» төбәкара студентлар үзидарәсе форумы

2018 елның 7-9 декабрендә П. А. Столыпин исемендәге Ульяновск аграр университеты базасында "Яңа гасыр лидерлары" төбәкара студентлар үзидарәсе форумы узды. Форум эшендә Идел буе федераль округының югары уку йортлары студентлар үзидарәсе органнары вәкилләре катнашты. Форумда Казан дәүләт аграр университетын икътисад институты директоры урынбасары Пинина Ксения Александровна, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы һәм 5621 төркем студенты Лобанова Алинә Анатолий кызы, 652 төркем студентлары Вәлиева Энҗе Маннур кызы һәм Рязанова Юлия Николаевна, 5721 төркемнән Быков Наил Марсель улы тәкъдим итте. Команда студентлар лабороториясенең "Кузница президентов" исемле креатив проект әзерләгән иделәр. Фәнни җитәкчесе - бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире Клычова Гүзәлия Салих кызы.

Форум кысаларында яшьләр эшчәнлегенең төрле өлкә вәкилләре студентлар үзидарәсенең актуаль проблемалары турында фикер алышу һәм аларны җиңү ысулларын эшләү өчен җыелдылар. Проектның төп тематик юнәлешләре - яшьләр лидерларын әзерләү модельләрен һәм программаларын үстерү, студентларны иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашуга һәм төрле өлкәләрдә үзидарә органнары эшчәнлегенә җәлеп итү.

Шулай ук форум кысаларында "24 сәгать эчендә өлгерергә" дигән эшлекле уен узды. Анда катнашучыларга бер тәүлек эчендә президент сайларга тәкъдим иттеләр!

Форум эшендә шулай ук Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Васильевич Гордеев катнашты. Студентлар яшьләре активистлары белән әңгәмә барышында хөкүмәт рәисе урынбасары үзенә Ульяновск һәм Казан аграр университеты вәкилләре тарафыннан цифрлаштыру, IT-технологияләр һәм IT-белгечләр, аграр югары уку йортлары студентларына ярдәм чаралары, шулай ук киләчәктә Алексей Васильевич кебек үк уңышлы булу өчен яшьләргә нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирде. Лидерлык темасын кузгатып, Гордеев форумда катнашучыларга актив булырга, һәрвакыт үз тормыш принциплары нигезендә эш итәргә чакырды.

 


К списку новостей