РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ яшь галимнәре ТР яшьләр фәнни грантлары һәм премияләре һәм ТР Фәннәр академиясе стипендияләре конкурсында җиңүчеләр булдылар

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президиумы каршындагы Татарстан Республикасының яшь галимнәренә дәүләт ярдәме өчен грантлар һәм премияләр бирү комитеты Татарстан Республикасының яшьләр фәнни грантлары һәм премияләре конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Конкурста 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр һәм яшьләр фәнни коллективлары (5 кешедән артык түгел) катнашты.

«ГРАНТ» номинациясендә җиңүчеләр арасында Казан дәүләт аграр университетының яшь тикшеренүчесе Климова Лилия Рәфкать кызы да бар иде.

Фән өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе елына ике тапкыр бер семестрга бирелә торган укуда һәм фәнни эзләнүләрдә үзләрен күрсәткән ТР югары уку йортлары студентларына ярдәм итү өчен 15 стипендия бирде. Стипендиатлар арасында безнең Казан дәүләт аграр университеты студенты Фәйзуллин Ренат Айрат улы да бар.  

Җиңүчеләрне һәм аларның фәнни җитәкчеләрен котлыйбыз!

К списку новостей