18-20 сентябрьдә Н.И.Вавилов исемендәге Саратов ДАУ базасында «Аграр югары уку йортлары һәм ФТИ яшь галимнәренең импортны алыштыру һәм Россиянең азык-төлек куркынычсызлыгы проблемаларын хәл итүдә керткән өлеше» Бөтенроссия яшьләр форумы узды.
3 көн дәвамында мөһим мәсьәләләр буенча даими фикер алышулар һәм киңәшмәләр, СДАУ корпусларының иң кызыклы урыннары буенча экскурсияләр оештырылды, яңа танышулар, һәм, әлбәттә, иске дуслар белән очрашу, күп хис-кичерешләр булды.
Безнең университеттан форумда җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы доценты, а.х.ф.к. Сабирҗанов А. М. катнашты.