РусскийТатарчаEnglish

«Без СПИДка каршы!»

2018 елның 5 декабрендә Казан дәүләт аграр университеты тулай торагында СПИД белән көрәшкә юнәлдерелгән профилактик чара үткәрелде. Студентлар әлеге авыру турында барлык мәгълүмат белән таныштылар. Шулай ук әлеге темага ел саен үткәрелә торган плакатлар конкурсы оештырылды. Бу чир белән авыручыларга теләктәшлек йөзеннән студентлар традицион кызыл тасмалар такканнар иде.

Чакырылган кунаклар: тәрбия эшләре буенча бүлек җитәкчесе - Мостафин Әнәс Әмин улы, агрономия факультеты деканы урынбасары - Егоров Леонид Михайлович, тәрбиячеләр - Нәфиков Инсаф Рафит улы һәм Далалиев Эрик Рафаэль улы.

 


К списку новостей