27 июньдә Казан дәүләт аграр университеты Гыйльми советының уку елын йомгаклау утырышы узды. Утырыш башында ректор Вәлиев А. Р. ректорның киңәшчесе, ТР ФА академигы, профессор, икътисад фәннәре докторы Фәйзрахманов Җ. И. туган көне белән котлады һәм барлык коллектив исеменнән ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә нәтиҗәле эшләр теләде.
Ректор Вәлиев А. Р. шулай ук доцент Миникаев Р. В. авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дипломын тапшырды һәм Агро-НТИ 2019 әзерләгән һәм оештырган өчен университет хезмәткәрләренә һәм укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырды.




