РусскийТатарчаEnglish

ТР Фәннәр Академиясендә «ГРАНТ» номинациясендә яшь галимнәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

21 декабрьдә ТР Фәннәр Академиясендә йомгаклау җыелышы булды, анда яшь галимнәрне бүләкләү тантанасы узды. Казан дәүләт аграр университеты вәкиле Мөхәммәтшин И. С. Татарстан Республикасы яшь галимнәре өчен Республика фәнни грантын алу конкурсында җиңүче булды.

Грант алган фәнни эшнең темасы-  «Тыгызланган, су эрозиясенә дучар ителгән туфракны эшкәртү өчен энергия саклаучы винт эшче органнар белән катнаш корал эшләү».

Таныклыкны ТР Фәннәр академиясе президенты Сәлахов Мәгъзүм Хәлимул улы һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова тапшырды.

 

Шулай ук Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев Илшат Сөләйман улын конкурста җиңүе белән котлады, аграр фәнне үстерүдә уңышлар теләде һәм фәнни конкурсларда активрак катнашырга чакырды.

 




К списку новостей