2019 елның 10 октябрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында «УМНИК-2019», «Фән һәм техниканың инновацион казанышлары нигезендә АПКны модернизацияләү» программасы буенча фәнни-техник конференция узды. Анда Казан ДАУ студентлары, аспирантлары, яшь тикшеренүчеләр катнашты. Әлеге фәнни-техник конференция «ИДЕЛ» Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясенең сайлап алу чарасы булып тора.
Комиссия әгъзалары: комиссия рәисе, фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор, җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы профессоры Низамов Р.М.; Кәлимуллин М. Н. - фәнни-инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы, «Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау» кафедрасы профессоры; Мөхәммәтшин И. С. – фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр бүлеге башлыгы урынбасары; Медведев В. М. – механикалаштыру һәм техник сервис институты директоры урынбасары, «Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау» кафедрасы доценты; Сөләйманов С. Р. – агрономия факультеты деканы урынбасары, җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы доценты, Сафиуллин И. Н. - икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты, шулай ук «Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮБ ФДБМУ вәкиле, профессор, а.х.ф.д., продукция җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире - Гайнуллина М. К..
Конференция нәтиҗәләре буенча 7 җиңүче ачыкланды, алар программаның финал чарасында - 2019 елның ноябрендә узачак табигый фәннәр өлкәсендә "Идел-17" Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясендә катнашачаклар.
Казан дәүләт аграр университетыннан:
- Сафина Диана Радик кызы - сояны минераль ашламалар белән тукландыруны оптимизацияләү өчен яңа буын микроашламалар булдыру.
- Гарифуллин Илнур Исмәгыйль улы - барабанлы селекцион чәчкеч аппаратының конструкциясен эшләү һәм эш параметрларын нигезләү.
- Шәрәфиева Айгөл Марат кызы - экзоген процессларның тискәре йогынтысын өйрәнү һәм булдырмау өчен дистанцион зондлаштыру мәгълүматларын куллану.
- Семушкин Денис Николаевич - үсемлек экстрактларын алу өчен конструкция эшләү һәм җайланманың эш параметрларын нигезләү.
Казан (Идел буе) федераль университеты:
- Гаврилова Елизавета Андреевна - сөт җитештерү өчен закваскаларның минор компонентлары сыйфатында бактерияләргә каршы һәм антиоксидант активлык белдергән лактобацилларның яңа штаммнары.
Казан дәүләт энергетика университеты:
- Николай Петрович Местников - мобиль һәм ерак стационар объектлары өчен Арктик үтәлешнең яңартыла торган энергия чыганаклары нигезендә электр энергиясен куллану өчен гибрид электр станциясен эшләү.
Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе:
1. Кириллов Игорь Геннадьевич - яшь кошлар өчен Ньюкасл авыруына каршы вакцинаны бергәләп куллану өчен яңа адъювант уйлап табу һәм эзләү.
Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез, җиңүчеләрне котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!