РусскийТатарчаEnglish

Казан дәүләт аграр университетының студентлар тулай торагында Яңа ел

2018 елның 20 декабрендә Казан дәүләт аграр университетының 1нче а,б номерлы студентлар тулай торагында Яңа елга  багышланган чара узды! Мәдәни секторны алып баручы Мирзасалихова Эльвина һәм Александра Ярцева студентлар советы белән берлектә бу чарага актив әзерлек алып бардылар. Әлеге чара кысаларында «Иң яхшы бүлмә» һәм «Иң яхшы Яңа ел алды каты (этаж)» конкурслары үткәрелде. Нәтиҗәләрне бәйрәм программасы башында ясадылар.


Комиссия составына хуҗалык-икътисадый эшчәнлек буенча проректор - Закиров Зөфәр Расыйх улы, тәрбия эшләре буенча бүлек җитәкчесе, механикалаштыру һәм техник сервис институты директоры урынбасары -Мостафин Әнәс Әмин улы, агрономия факультеты деканы - Сержанов Игорь Михайлович, профсоюз комитеты рәисе, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы - Галиуллин Илфир Равил улы, халыкара бүлек башлыгы - Нигъмәтҗанов Алмаз Альберт улы керде.

 


Кыш бабай белән Кар кызы тәмле бүләкләр өләштеләр. Студентларны заманча музыка белән безнең алыштыргысыз диджей - Инсапов Ринат куандырды. Танцполда иң яхшы биючеләребез булды. Шулай ук Яңа ел хөрмәтенә оттырышсыз лотерея уйнатылды. Тулай торак студентлары актив катнаштылар.


Бәйрәм сәхнәсендә тулай торак мөдире Хөсәенов Раил Камил улы һәм тәрбияче Нафиков Инсаф Рафит улы бүләкләү тантанасын үткәрделәр. СПИДка каршы көрәш көнендә плакатлар конкурсында җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән; мини футбол, киберфутбол FIFA 19 буенча ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Тулай торак һәм университет активистлары турында да онытмадылар, аларга шулай ук рәхмәт хатлары һәм истәлекле сувенирлар тапшырдылар.


Кыскасы, безнең Яңа ел бик күңелле һәм бик мавыктыргыч килеп чыкты! Студентлар советы ярдәме белән студентлар һәм шул исәптән безнең җитәкчелек Яңа Ел кәефе алдылар!  Барлык студентлар да канәгать калды һәм яңа бәйрәмнәр көтәләр.

Казан ДАУ тулай торак студентлар советы

 

К списку новостей