РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ башлангыч профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе

2019 елның 25 июнендә 13.00 сәгатьтә Казан ДАУ механизация һәм техник сервис Институтының актлар залында Казан ДАУ Башлангыч профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә РФ АПК хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты рәисе Гарифуллина Фәридә Галимҗан кызы, Казан ДАУ укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Җиһаншин Булат Госман улы, профком рәисе Галиуллин Илфир Равил улы, структур бүлекчәләр делегатлары катнашты. Конференциянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды:

1. Профсоюз комитетының эше турында хисап.

2. Контроль-ревизия комиссиясе хисабы.

3. Казан ДАУ башлангыч профсоюз оешмасы рәисен сайлау.

4. Профсоюз комитеты сайлаулар.

5. Контроль-ревизия комиссиясе сайлау.

6. ТР АПК хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы Конференциясенә 7 делегат сайлау.

7. Профсоюзының республика комитеты составына 2 делегат һәм профсоюзының республика комитеты контроль-ревизия комиссиясе составына 1 делегат кертү турында.

8. Делегатлар статусы турында.

Профком рәисен сайлау булды. Бертавыштан Казан ДАУ башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Галиуллин Илфир Равил улы сайланды. Шулай ук АПК хезмәткәрләре профсоюзының республика конференциясенә делегатлар сайладылар. Чара ахырында Казан ДАУ профсозының актив әгъзаларына профсоюз грамоталары тапшырылды.

К списку новостей