РусскийТатарчаEnglish

АСБ чемпионатының 2018-2019 яңа сезонын ачу

2018 елның 21 ноябре Казан дәүләт аграр университеты җыелма командасы өчен АСБ чемпионатының 2018-2019 яңа сезоны ачылу белән истә калды. Быелгы сезонда безнең команданың беренче көндәшләре - КДАТУ командасы. Матч ПГАФКСиТ уен залында узды. Аграр университеты командасына көч бирергә Тулпар СКның баскетбол секциясендә тәрбияләнүчеләр, Аграр университеты студентлары, шулай ук уенчыларның дуслары һәм туганнары килгән иде. Туган командасы өчен җан атарга килүчеләр "Казан ДАУ" язулы накидкалар алдылар. Казан ДАУ уенчыларының югары нәтиҗәлелеге һәм җанатарлар ягыннан зур ярдәм, җыелма команданы 83:68 исәбе белән җиңүгә китерде. АСБ чемпионатының киләсе матчында үз командасы өчен җан атарга теләүчеләрне көтеп калабыз. Чираттагы тур 23 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә КТК командасы белән КАИ-Олимп уен залында узачак.

 


К списку новостей