РусскийТатарчаEnglish

1 май көнне Казан дәүләт аграр университетында Балтач муниципаль районының 10 мәктәбендә һөнәри сыйныф ачу мәсьәләсе буенча очрашу узды. Әлеге сыйныфларны оештыру һәм ачу мәктәп укучыларын урманчылык эше, агрономия, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, икътисад, бакчачылык, умартачылык кебек актуаль юнәлешләр буенча профилләштерүгә ярдәм итәчәк. Шулай ук мәктәпләр һәм Казан ДАУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды.

Спикерлар сыйфатында катнаштылар:

- Хәмидуллин Н. Н. - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы.

- Җиһаншин Б. Г.- Казан ДАУ уку-укыту эшләре буенча проректор.

- Фәссахова Г. Р. - Казан ДАУ югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе.

- Зәкиева А. Ю. - Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы.

К списку новостей