РусскийТатарчаEnglish

Татарстанның Балтач районы мәктәпләрендә Казан ДАУ махсуслаштырылган аграр классларын ачтылар

2 сентябрьдә Татарстанның Балтач районы мәктәпләрендә Казан ДАУ кураторлык иткән махсус аграр класслар ачылды.

Профильле сыйныфлар 9 мәктәптә ачылды, болар: Борбаш мәктәбендә, Баки Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясендә, Кече Лызи, Нәнәгәр, Норма, Пыжмара мәктәпләрендә, Салавыч күппрофильле лицееында, О.Н. Исаев ис. Урта Кәшкәт мәктәбендә һәм Чепья мәктәбендә.

"Университет сыйныфларын оештыру һәм ачу – республика территориясендә безнең пилот проекты. Бу агрономия, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, икътисад һәм бакчачылык өлкәсендә алдан һөнәри юнәлеш сайлауга ярдәм итәчәк, дип ышанып калабыз", - дип сөйләде Казан аграр университетының Югары уку йортына әзерләү һәм аны укып чыгучыларны урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова.

Профильле сыйныфларның программасында физика, математика, биология, табигать белеме фәннәрен, ландшафт дизайнын, технологик процессларны автоматлаштыруны, шулай ук авыл хуҗалыгына заманча технологияләр кертүне тирәнтен өйрәнү каралган. Уку кысаларында каникул вакытларында кышкы күчмә мәктәпләр оештыру планлаштырыла, аларда балалар агрономия, бакчачылык, экология, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм башкалар буенча лекцияләр тыңлый алалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укытучылар Казан ДАУ агрономия һәм авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү программалары буенча квалификациярен күтәрү уздылар.

К списку новостей