РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентлар тулай торагында бию сезонын ачу

2018 елның 25 сентябрендә Казан ДАУ 1 нче а, б номерлы студентлар тулай торагында бию сезоны ачылды.

 

Мәдәният секторы-Мирзасалихова Эльвина һәм Александра Ярцева, студентлар советы белән берлектә, бу чарага актив әзерлек алып бардылар.

«Жара» бию залында күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Конкурслар үткәрелде, анда студентлар актив катнаштылар. Александра Ярцева, Гаврилова Елена, Козлова Анастасия үзләренең биюләре белән кунакларның күңелен күтәрделәр. Диджей һәм тавыш операторы Инсапов Ринат “Жара» бию залындагы атмосфераның кызулыгын тагын да арттырып җибәрде. 

 

Кичәгә чакырылган кунаклар: тәрбия эшләре буенча бүлек җитәкчесе - Мостафин Әнәс Әмин улы, Казан ДАУ 1нче а, б тулай торак мөдире - Хөсәенов Раил Камил улы , тулай торак тәрбиячеләре - Нафиков Инсаф Рафит улы һәм Далалиев Эрик Рафаэль улы.

Әлеге чарадан һәркем күтәренке күңел һәм позитив эмоцияләр алды. Барысы да канәгать калды. 

К списку новостей