РусскийТатарчаEnglish

Ачык Урман дәресе

2019 елның 20 февралендә Мәдәният йортында ачык Урман дәресе узды. Бу чара Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты тарафыннан Саба муниципаль районы администрациясе белән берлектә оештырылды. Администрация башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады. Профессор Мусин Х. Г. Татарстан Республикасының төп урман токымнары, шулай ук урман эшен үстерү тарихы турында сөйләде.

Очрашуда Саба муниципаль районының өлкән сыйныф укучылары, аграр көллият студентлары, мәктәп урманчылыклары вәкилләре катнашты. Ачык Урман дәресе инде икенче тапкыр үткәрелә. Ул якынлашып килүче Халыкара урман көненә багышланган.

К списку новостей