2019 елның 8 октябрендә урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урман хуҗалыгы һәм урман культуралары кафедрасы укытучылары Мусин Х.Г., Мөхәммәтшина А.Р., Ятманова Н. М. җитәкчелегендә орлыкчылык буенча ачык дәрес үткәрелде. Студентлар орлык җыю һәм эшкәртү күнекмәләре белән таныштылар, Кытайдан интродукцияләнгән һәм Татарстан Республикасының туфрак-климат шартларына яхшы җайлаштырылган көнбатыш сары формадагы туй орлыгы әзерләнде.


