РусскийТатарчаEnglish

Казан дәүләт аграр университеты югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңде

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды, анда югары белем бирү оешмалары, шулай ук физик затлар арасында яшьләр мәгариф форумы кысаларында яшьләр проектлары конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне билгеләделәр https://fadm.gov.ru/news/49096.

Югары белем бирү оешмалары арасында конкурс 2019 елның 14 маеннан 14 июненә кадәр «Россия яшьләре» АИСында узды. Быел конкурста катнашу өчен 381 белем бирү оешмасыннан, гомуми суммасы 4,2 млрд.сумнан артып киткән, 2553 проект тапшырылган. Конкурс эксперт комиссиясе тәкъдимнәре нәтиҗәләре буенча 255 белем бирү оешмасыннан 609 проект хупланды.

Казан дәүләт аграр университеты югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында актив катнашты һәм түбәндәге номинацияләрдә җиңүче булды:

  1. Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм. Проект: II Бөтенроссия хәрби сәнгать студентлар уеннары. Идел буе федераль округы этабы - 4000 000 сум)
  2. Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау һәм милләтара хезмәттәшлек. Проект: «MainStream» мөнәсәбәтләренең яңа форматы: студентлар – психологларга - 450 000 сум
  3. Һөнәри күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар. Проект: Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының студентлары һәм яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык. Республика конкурсы - 1 500 000 сум.

 

К списку новостей