РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентлары Кырлай авылы янында парк төзү проектлары конкурсында җиңде

15 августта Арча районы Кырлай авылы янында парк төзү проектларын карау буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Биредә татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның яшь еллары уздган. Авыл милли архитектура колоритын саклап калган: агач йортлар, мәчет, борынгы парк һәм буа. Аның ярында шагыйрьнең әдәби музее урнашкан.

Конкурс «Кырлай-хлеб» ҖЧҖ тарафыннан игълан ителгән иде һәм анда урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары актив катнашты. Беренче урынны төрле стильдә башкарылган 2 проект алды. Хөснетдинов Илнур үз проектын Габдулла Тукайга багышлады. Аның проектында куаклар һәм агачлар куп. Гөлназ Җәләлетдинованың проекты чәчәк төрлелеге булдыруга нигезләнгән. Биредә бертуктаусыз чәчәк атучы аркалар, перголалар, клумбалар бар. Ике проект та шундый үзенчәлекле ки, «Кырлай-хлеб» ҖЧҖ җитәкчелеге аларны беренче премиягә билгеләү турында карар кабул иткән.

К списку новостей