РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ белгечләре һәм галимнәре районнарның 2019 елгы урып-җыюга әзерлеген бәяләү буенча республика комиссиясе эшендә катнашалар

Бүген, 19 июльдә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры боерыгы һәм республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә, 2019 елда урып-җыю эшләренә әзерлеген бәяләү буенча конкурс комиссиясенең эше тәмамланды. Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р. җитәкләгән һәм аның составына университет укытучысы - Пикмуллин Г. В. да кергән комиссия Татарстан Республикасы Нурлат, Чирмешән һәм Әлмәт районнарында комбайннарның һәм башка авыл хуҗалыгы техникасының техник торышы һәм әзерлеген тикшерде.

Район хуҗалыкларындагы урып-җыю эшләренә әзерлек буенча эшне комиссия югары бәяләде. Барлык комбайннар да тулысынча төзек хәлдә, күпчелек техника ике механизатор белән комплектланган, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә тиешле игътибар бирелгән. Күпчелек хуҗалыкларда урып-җыюда мәшгуль хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары эшләнгән. Нурлат районы бүген республикада беренчеләрдән булып 2019 ел уңышын җыюга кереште.


К списку новостей