РусскийТатарчаEnglish

Студентлар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә беренчел һөнәри күнекмәләрен алалар

164 төркем студенты Рәхим Гаделшин җәйге каникуллар вакытында "Лениногорск" агрофирмасында эшкә урнашкан. Бу фотода куркыныч классы булмаган витаминлы эремә (бактерияләр нигезендә ашлама) әзерләү бара, шуңа күрә саклану чаралары кулланылмаган. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара. Көзге культураларны һәм арпа җыюга керешмәгәннәр әле, урып-җыюга комбайннарны әзерлек эшләре алып барыла. Гаделшин Рәхим "Лениногорск" агрофирмасында агроном вазыйфасында эшли. Ул бәрәңгене утыртудан алып җыюга кадәр барлык технологик процесс өчен мөстәкыйль җавап бирә.

К списку новостей