РусскийТатарчаEnglish

«ПолитБои» яшьләр ток-шоу ярымфиналы

25 июльдә Азнакай муниципаль районында "ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында "ПолитБои" яшьләр ток-шоуының ярымфиналы узды. Шоуда "Дәүләт һәм муниципаль идарә" юнәлеше буенча беренче курс студенты Руслан Шиһабетдинов катнашты.

Турнир кысаларында ярымфиналга чыгучылар иң актуаль сәяси темаларга сөйләштеләр: алдан тавыш бирү, яшьләр парламентына сайлаулар һәм милли проектлар. Төп эксперт булып Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин булды, ул чыгышларга эксперт бәя бирде.

Шулай ук ярымфинал кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Станиславович Кондратьев белән очрашу булды. Ул яшьләргә изге теләкләрен бирде һәм яшьләрне Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси тормышында булган мөһим вакыйгалардан читтә калмаска чакырды.

«ПолитБои» яшьләр ток-шоуының ярымфиналы ахырында Фәрит Хәйрулла улы «Крымский мост» II төбәкара семинарында катнашу өчен «ПолитЗавод» проектының иң актив катнашучысы Руслан Шиһабеддиновка сертификат тапшырды.

15 августта Казан шәһәрендә «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проектының финалы булачак, ә 22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнендә «ПолитЗавод» 2018-2019 еллардагы иҗтимагый-сәяси проектның ябылу тантанасы узачак.

К списку новостей