РусскийТатарчаEnglish

Ярдәм итү җиңел!

Икътисад Институтының 571 нче төркем студентлары «Корпоратив социаль җаваплылык» предметы кысаларында, авыл хуҗалыгы идарәсе кафедрасының өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы җитәкчелегендә, Татарстан Республикасының Югары Ослан районындагы өлкәннәр йортына ярдәм проектын әзерләде. Сентябрь аенда студентлар әлеге социаль учреждениедә яшәүчеләр һәм җитәкчеләр белән аралашып, шулай ук оешманың ихтыяҗларын ачыклап кайттылар.

Дәресләрдә җаваплы команда акчаларны җәлеп итү механизмнарын эшләде, бюджетны исәпләде һәм «Ярдәм итү җиңел!" хәйрия акциясе презентациясен әзерләде. 23 октябрьдә алар икътисад Институты студентлары алдында чыгыш ясады һәм акча җыя башлады. Учреждениегә территорияне җыештыру өчен инвентарь, шәхси гигиена чаралары һәм тәм-томнар кирәк. Теләгән һәркем өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка ярдәм итә ала. Моның өчен әлеге проектка теләгән сумманы күчереп була (+79196946843 номеры буенча Сбербанк картасы). Моннан тыш, 30 октябрь көнне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына студентлар белән бергә барып, өмәдә катнашырга һәм өлкәннәр белән бергә чәй эчәргә мөмкин. Тулырак мәгълүмат һәм белешмәләр өчен телефон +79274080042 (төркем җитәкчесе - Инзилә Хәкимова).

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 50 урынга исәпләнгән өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе булып тора. Аңа 2001-елда нигез салына, 2007-елдан автономияле учреждение буларак эшли. Интернат-йорт Казаннан 60км ераклыкта Идел елгасының уң як ярында, экологик чиста һәм төзекләндерелгән зонада урнашкан. Ул барлык уңайлыклары булган ике катлы бинада урнашкан.

Учреждениенең төп эш юнәлеше – социаль хезмәт күрсәтүне тәэмин итү һәм даими яки вакытлыча ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен чикләүгә яки үзләренең төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль канәгатьләндерү мөмкинлеген тулысынча югалтуга бәйле рәвештә тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү.

 

К списку новостей