РусскийТатарчаEnglish

Хайваннар приютына ярдәм

Икътисад институтының читтән торып уку бүлеге студентлары корпоратив социаль җаваплылык предметы кысаларында, кафедраның өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улыннан, хайваннар өчен приютларның берсенә ярдәм оештыру йөкләмәсе алдылар. Алар хайваннар приютын таптылар һәм шалтыратып нәрсәләр кирәк булуын ачыкладылар. Шуннан соң студентлар гипермаркетка юнәлделәр һәм юу, чистарту чаралары, хайваннар өчен азык сатып алдылар.

Барлык алган әйберләрне 16 нчы ноябрьдә студентлар Cats House хайваннар приютына тапшырдылар. Шулай ук алар приютның хайваннары һәм җитәкчелеге белән таныштылар. Әгәр дә сезнең приютка ярдәм итү яки мәче алырга теләгегез бар икән, моны Гадел Кутуй урамы, 161а адресы буенча яки 253-75-22 телефоны буенча эшләргә мөмкин.

Cats House-хайваннарны вакытлыча тоту пункты. Аның төп максаты - мәчеләрне яңа гаиләләргә урнаштыру, сукбай хайваннар санын аларны стерильләштерү юлы белән киметү.

ВК сайты: https://vk.com/koshki_tyt



К списку новостей