РусскийТатарчаEnglish

Агрономия факультетының өченче курс студентлары Казан шәһәренең Татар агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтында экскурсиядә

«Агрономия» юнәлеше буенча (Б171-01 һәм Б171-02 төркемнәре) агрономия факультетының өченче курс студентлары «Агрохимия» фәне кысаларында Казан шәһәренең Татар агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтында булдылар. Студентлар өчен дәресне институт җитәкчесе урынбасары, а.х.ф.к. Газизов Рәсим Рәшит улы, агрохимик һәм биохимик анализлар лабораториясе мөдире Биккинина Лилия Мөхәммәт-Харис кызы һәм кече фәнни хезмәткәр Гарәфетдинова Камилла Рөстәм кызы (Казан ДАУ магистранты) үткәрделәр. Студентларны агрохимия укытучысы, ассистент Михайлова Марина Юрьевна озатып йөрде.

Рәсим Рәшит улы институт эшчәнлеге, аларның фәнни казанышлары турында сөйләде, агрохимия лабораторияләрен күрсәтте, туфрак үрнәкләренең нинди күрсәткечләрен билгеләргә мөмкин булуын аңлатты, куркынычсызлык техникасы буенча кереш инструктаж үткәрде.

Лилия Мөхәммәт-Харис кызы агрохимия лабораториясендә эшләү тәртибе, матди-техник якны җентекләп сөйләде, эксикаторлар, фотоэлектрокалориметрлар ни өчен кулланылуын аңлатты.

Аннары Камилла Рөстәм кызы җитәкчелегендә студентлар туфракта макроэлементларны билгеләүнең төп методлары белән таныштылар.

Экскурсия ахырында студентлар укытучы белән бергә истәлеккә фотога төштеләр.

Казан ДАУ Татар фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Прищепенко Елена Александровнага һәм җитәкче урынбасары Газизов Рәсим Рәшид улына студентларыбыз өчен әлеге дәресне оештыруда булышлык күрсәтүе өчен рәхмәт белдерә.

К списку новостей