РусскийТатарчаEnglish

Идел буе агросәнәгать форумы

13-15 февральдә «Татагрэкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм Идел буе агросәнәгать форумы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үз ишекләрен ачты. Студентлар һәм укытучылар күргәзмәдә үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.

Татарстан һәм Россиянең 320 оешмасы һәм предприятиесе катнашында 25 мең кв. метр "Казан Экспо" күргәзмә үзәге территориясендә оештырылган күргәзмәне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.

Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең беренче күргәзмә павильонында авыл хуҗалыгы техникасы, ә икенчесендә – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе: сөт һәм сөт продуктлары, ит һәм балык, колбасалар, икмәк-күмәч продукциясе, милли камыр ризыклары һәм кондитер әйберләре тәкъдим ителгән. Ике күргәзмә павильонында 3 меңнән артык АПК вәкиле үз продукциясен тәкъдим итте. Күргәзмә аның барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьләр, үсемлекләрне яклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү өчен җиһазлар, продукцияне төрү һәм сортировкалау өчен җиһазлар һ. б..

К списку новостей