РусскийТатарчаEnglish

Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын котлау

Бүген Казан дәүләт аграр университеты ректоратында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасының 2018-2019 уку елы катнашучыларын җиңүләре белән котладылар. Физик тәрбия кафедрасы мөдире профессор, б.ф.д. Ванюшин Ю. С., Н. Ә. Федоров, Д. Е. Елистратов, А. Г. Яруллин, доц. Э. Ш. Миннебаев бу җиңүгә зур өлеш керттеләр.

Казан ДАУ студентлары футбол, хоккей, баскетбол, волейбол, гандбол, регби-7 һәм пейнтбол буенча студентлар спорт лигаларының җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Шулай ук гомумкоманда зачетында беренче урынны алдылар. Казан ДАУ 27 спорт төрендә катнашты, 11 төрдә беренче урыннарны яулады (приз фонды 760 мең сум тәшкил итте).

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

К списку новостей