РусскийТатарчаEnglish

Фән көне белән котлау

Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар!

Сезне Фән көне белән котлыйм!

Университетыбыз Татарстан Республикасы һәм Россия аграр фәненең лаеклы данын һәм югары абруен формалаштырган данлыклы фәнни традицияләргә ия. Күренекле галимнәр җитәкләгән һәм агрономия, авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру, АПКда икътисад һәм идарә итү, продукция җитештерүнең заманча технологияләре өлкәсендә алдынгы урыннарда торучы фәнни мәктәпләр булдырылган һәм уңышлы үсеш алалар. Болар барысы да үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, эшкәртү сәнәгате өлкәсендә фәнни-техник һәм инновацион юнәлешләрнең нәтиҗәле үсешен, яңа технологияләргә, заманча техник чараларга, авыл хуҗалыгын адаптив ин-тенсификацияләү системасына, социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрнең прогрессив формаларына күчүне күздә тота.

Университет галимнәренең фәнни-техник казанышлары киң билгеле, АПК предприятиеләрендә кертелә һәм даими рәвештә халыкара һәм бөтенроссия тармак күргәзмәләрендә күрсәтелә, алар арасында: «Алтын көз», «Идел буенда Халыкара кыр көннәре», «Россия инновацияләре - Россия капиталы», «Интерагро, Анимед, Идел буе фермеры», «Энергетика һәм ресурсларны саклау» һ.б..

Һәр яңа көн креатив һәм уникаль идеяләр, файдалы һәм бөек ачышлар, кызыклы һәм лаеклы казанышлар белән тулы булсын дип телим.

Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев

К списку новостей