РусскийТатарчаEnglish

«Яшь фермер» VI интеллектуаль уенының финалында җиңү белән котлыйбыз

2018 нче елның 24 нче апрелендә РФ Авыл хуҗалыгы Министрлыгында югары уку һәм һөнәри белем бирү йортларында укучылар арасыннан «Яшь фермер» интеллектуаль уенының VI этабында катнашучыларны һәм җинүчеләрне бүләкләү булды.

Уенның 8 җиңүчесе арасында «Бизнес-план инвестиционного проекта по переработке молока и реализации молочной продукции на базе создания крестьянского (фермерского) хозяйства «Сыйфат» Кукморского района РТ» проекты белән КазДАУ студентлары - Халиуллин Айзат Рафакович, Конов Рөстәм Вячеславович һәм Яруллин Динар Дамирович булдылар.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев исеменнән Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев сәламләде һәм бүләкләде.

“Буген авыл хуҗалыгы күп кенә юнәлешләр буенча рекордлы күрсәткечләргә ия. Үсеш перспективалары авылда хезмәт куючы лаеклы кадрлар потенциалы һәм профессиональ яшь белгечләр булу белән бәйле. Без көчле, акыллы авыл яшьләре өчен заманча һәм бүгенге көн таләпләренә туры килүче эш шартларын булдыру өстендә эшлибез,” - диде Иван Лебедев.

Россия авыл хуҗалыгы министр урынбасары әйтүенчә, агросәнәгать комплексының зур экспорт потенциалын, шулай ук игътибарга мохтаҗ булган кирәкле үсеш нокталарын әйтеп үтте.

Министр урынбасары фикеренчә, аграр мәгарифнең 2030 нчы елга кадәр эшләнелгән стратегиясе ярдәмендә, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгында кирәкле һәм таләпләргә туры килүче яшь белгечләр санын күзаллый.

Бүген югары уку йортларында программалар заманча таләпләргә җавап биреп җайлаштырылган һәм кирәкле профессиональ стандартлар эшләнелгән.

Россия авыл яшьләре берлеге рәисе Юлия Оглобина хәбәр иткәнчә, 2008 нче елда ачылган оешма төбәкләрдән 75 һәм 600дән артык җирле бүлекне үз эченә ала. Аларга 60 меңнән артык оешма әгъзалары керә.

Россия авыл яшьләре берлеге эшчәнлеге вакытында 100дән артык социаль мөһим проектлар тормышка ашырылган. Ел саен агросәнәгать комплексының 500 меңнән артык яшь белгечләре аларда катнаша.

Шулай ук яшьләр арасында “Минем кече Ватаным” иҗат эшләре конкурсы зур кызыксыну уята. 2009 нчы елдан башлап конкурска 12 мең эш тапшырылды.

Мәгълүмати-консультация бригадасы эше ярдәмендә илнең 60 төбәгеннән 200 меңнән артык кеше консультация алды. 2012 нче елдан барлыгы 3 меңнән артык мәгълүмати-консультация очрашулары үткәрелде.

12 нче февральдән 18 нче мартка кадәр узган «АРТвСело» чарасында 390 мең кеше катнашты. Аның кысаларында 47 төбәктә 636 мәдәни чара оештырылды.

«Яшь фермер» интеллектуаль уенында 2013 нче елдан башлап 6500 кеше катнашты. 2018 нче елда 48 төбәктән 300дән артык команда катнашты. Нәтиҗәдә оештыручылар 8 җиңүче команданы һәм финалга чыгучы 37 команданы билгеләде.

Министр урынбасары чыгышын тәмамлап, катнашучыларга уңышлар, җиңүләр һәм яңа казанышлар теләде.

Авыл яшьләре белән очрашуда шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы Министрлыгының профилле департаментлар, “Росагролизинг” АҖ һәм “Россельхобанк» АҖ вәкилләре дә катнаштылар.

 

 

Корпоратив-кластер укыту үзәге

РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан мәгълүмат кулланып әзерләнде: http://mcx.ru/press-service/news/ivan-lebedev-provel-vstrechu-s-selskoy-molodezhyu/

К списку новостей