РусскийТатарчаEnglish

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм митингы

Бүген, 2019 елның 7 маенда сәг. 10.00 Агрономия факультеты бинасы каршындагы һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм митингы узды. Митингны оештыручылар - Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге, ветераннар Советы, ИМТС һәм Агрономия факультеты деканатлары. Митингта ветераннар, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы вәкилләре, университет укытучылары һәм студентлары, 35-нче № лицей укучылары катнашты.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев А. Р. үзенең сәламләү сүзендә аерым билгеләп үтүе буенча: “Безнең барыбыз өчен дә бу изге бәйрәм. Ул кешелек тарихында иң авыр сугышларның берсе. Нәкъ менә халкыбызның зур ихтыяр көче, совет солдатлары һәм офицерлары рухының батырлыгы илебезне фашизмнан коткарды.” Шулай ук, Айрат Рәсим улы ветераннарыбыз турында истәлекләрне сакларга һәм истә тотарга гына түгел, ә хәзерге катлаулы халыкара шартларда без аны якларга тиеш дип тә өндәде. Ул тантанага килгән ветераннарга җылы һәм чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек теләде.

Казан дәүләт аграр университетының ветераннар Советы рәисе Сибгатуллина С. С. Бөек Ватан сугышында катнашкан университетны тәмамлаучылар һәм укытучыларының батырлыгы турында сөйләде, алар арасында ике Советлар Союзы Герое Шәмсетдинов Гали Нурулла улы һәм Григорьев Виктор Антонович та бар иде.

Бәйрәм митингы программасында шулай ук ветераннар чыгышы да яңгырады, Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм Казан шәһәренең 35 нче № лицей укучыларының матур концерты булды, хәрби-кыр кухнясы эшләде.

К списку новостей