РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ вәкилләре ТР Мөслим муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар

2019 елның 21 маенда фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Р. М., механизация һәм техник сервис институты директоры Яхин С. М., практиклар мөдире Әхмәтҗанов М. Р. составында Казан ДАУ делегациясе Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районында булып китте. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Р. А. Вәлиев, "Август агротехнологии" ДЦ ҖЧҖ директоры А. Р. Хуҗин белән очрашу уздырылды. Шулай ук "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, Мөслим агротехник техникумында һәм "Август Мөслим" ҖЧҖ булдылар. Сәфәрнең максаты Казан ДАУ студентларының заманча агротехник технологияләре белән танышу һәм җитештерү практикасын оештыру иде.




К списку новостей