РусскийТатарчаEnglish

Студентлар татар халык театрының « Кулъяулык» спектакле премьерасы

25 март көнне Казан ДАУ студентлар татар халык театрының алыштыргысыз режиссеры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев оештырган Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы зур уңыш белән узды. Спектакльдә безнең университетның 20 дән артык студенты катнашты. Алар искиткеч актерлык, музыкаль һәм бию сәләтләрен күрсәттеләр. Спектакльдә тамашачылар арасында, Казан ДАУ укыган вакытта да әлеге театр куелышында катнашкан, ата - аналар да бар иде. Музыкаль комедия жанрында куелган спектакль дәвамлы алкышлар белән хупланды.

К списку новостей