РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ укытучылары һәм хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш программасы буенча укулар уздылар

РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергеев Д.Г. исеменнән 2018 елның 27 ноябрендәге ДС-И-27/131495 номерлы хаты буенча, коррупциягә каршы тору өлкәсендә программалар буенча укулар үткәрү турында Казан ДАУда «Федераль дәүләт органнары алдында куелган бурычларны үтәү өчен төзелә торган оешмаларда коррупциягә каршы тору» белем бирү программасы эшләнелде. Университетның барлык укытучылары һәм хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.

13 сентябрьдә, уку дәресләре кысаларында, Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры урынбасары, юстиция полковнигы Марат Тәлгать улы Шрша лекция укыды. Лекциядә коррупцияне профилактикалау һәм коррупциягә каршы чаралар механизмы мәсьәләләре җентекләп каралды.

Тыңлаучылар сораулар бирделәр һәм файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.


К списку новостей