РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ агрономия факультетының кыр тәҗрибәләрен кабул итү

2019 елның 15 июлендә Лаеш муниципаль районының Нармонка авылы янында урнашкан Казан ДАУ тәҗрибә кырында Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р., фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Низамов Р. М., Механизация һәм техник сервис институты директоры Яхин С. М., икътисад Институты директоры Низаметдинов М. М., агрономия факультеты деканы Сержанов И. М. һәм агрономия факультетының профессор-укытучылар составы катнашында кыр тәҗрибәләрен кабул итү узды.

Җаваплы башкаручылар тарафыннан «2014-2020 елларга Россиянең фәнни-техник комплексын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр» федераль максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы гранты буенча башкарган теркәү сынаулары һәм кафедраль тәҗрибәләр буенча тикшеренүләрнең башлангыч нәтиҗәләре «Биотик, абиотик һәм антропоген стресслардан үсемлекләрне яклауның заманча биологик системасын эшләү, шулай ук игенчелектә аларны куллану технологияләрен эшләү» темасы буенча җиткерелде. Проектның фәнни җитәкчесе профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы - Сафин Р. И..

К списку новостей