РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентларының волонтерлар командасына кушыл!

Дөньяда ярдәм кирәк булган кешеләр бик күп. Волонтерлар бу ярдәмне нинди дә явыз ниятсез, бушка башкаручылар.

Волонтерлык - җәмәгать иминлегенә ирешүгә юнәлдерелгән эшчәнлекнең бер төре.

Ни өчен кешеләр волонтер булалар?

1. Волонтерлык – ул әйләнә-тирәдәгеләргә бәхет бүләк итү мөмкинлеге.

2. Волонтерлык – ул дөньяны яхшырак итү мөмкинлеге.

3. Волонтерлык - ул төрле күнекмәләр һәм лидерлык сыйфатларын ачарга ярдәм итә.

4. Волонтерлык – ул кызыклы танышу, яңа дуслар.

5. Волонтерлык - ул тирә-юнне киңрәк күзуалларга ярдәм итә.

6. Волонтерлык – ул синең кирәкле булуыңны аңлатучы хис.

ВОЛОНТЕРЛЫК ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘРЕ:

-      Балалар йортларына һәм приютларга ярдәм

-      Ветераннарга һәм өлкәннәргә ярдәм

-      Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау

-      Төрле акцияләрдә һәм чараларда гаилә кыйммәтләрен, актив тормыш позициясен, патриотизм, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы ирекле эшчәнлек

-      Спорт һәм мәдәни чараларны оештыруда ярдәм күрсәтү.

Казан ДАУ «Искорка» волонтерлык хәрәкәте 2017 елдан эшли башлады. Бу вакыт эчендә безнең волонтерлар төрле проектларда катнашып кына калмадылар, үзләре дә оештырдылар. Алар арасында «Бергә алга» Бөтенроссия форумы, «Бадминтон 2018», Казан Марафоны, «Кыш бабайның НТВ белән сәяхәте», «Игелекле Казан», «Kazan Startup Weekend 5.0»,  Тәмәке тартудан баш тарту көне, ут эстафетасы, хоккей йолдызлары атналыгы, CPW World Skills.

«Искорка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе - Хәкимова Инзилә. Хәзерге вакытта аларның командасында 19 кеше. Бу университетның иң инициативалы, акыллы, ачык һәм игелекле студентлары.

Волонтерлык хәрәкәтенең әһәмияте көннән-көн арта бара, шулай ук волонтер булырга теләүчеләр саны да арта. «Искорка» волонтерлык хәрәкәтенә рәхим итегез!

К списку новостей