РусскийТатарчаEnglish

Техносфера куркынычсызлыгы юнәлеше буенча җитештерү технологик практикасы

«Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча механикалаштыру һәм техник сервис Институтының 2 нче курс студентлары арасында җитештерү технологик практикасы тәмамланып килә. Студентлар авыл хуҗалыгының төрле предприятиеләрендә, химия билгеләнешендәге заводларда (Казан ш., АҖ «КВАРТ»), шулай ук Ростехнадзор органнарында практика уза.

Җитештерү практикасына түбәндәгеләр керә:

-      предприятие эшчәнлеге, төп технологик процесслар һәм җитештерүләр белән танышу;

-      хезмәтне саклау хезмәтен өйрәнү, хезмәтне саклау буенча эшләрне оештыруны һәм координацияләүне өйрәнү;

-      хезмәтне саклау буенча норматив-техник документларны өйрәнү;

-       хезмәтне саклау буенча уку тәртибе белән танышу;

-      бәхетсезлек очракларын тикшерү тәртибе белән танышу;

-      шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү тәртибе белән танышу;

-      эшчеләргә дәвалау-профилактик хезмәт күрсәтүне оештыру, оптималь хезмәт һәм ял режимнарын тәэмин итү тәртибе белән танышу.

Җитештерү технологик практикасы безнең чыгарылыш студентларына киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк, шулау ук һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге бирә.

К списку новостей