РусскийТатарчаEnglish

«Казан ДАУ» ЮБ ФДБМУ хезмәткәрләренең Кемерово шәһәренә эш визиты

2019 елның 8 августында Казан дәүләт аграр университеты хезмәткәрләре, «Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе» ЮБ ФДБМУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ижмулкина Екатерина Александровна чакыруы буенча, профессор Мусин Харис Гайнетдин улы һәм фәнни-инновацион эшчәнлек белән идарә итү башлыгы Калимуллин Марат Нәҗип улы составында, эш визиты белән Кемерово шәһәрендә булдылар.

Вакыт чикләнгән булуга карамастан, Кемерово шәһәре галимнәре һәм бизнес вәкилләре белән берничә очрашу уздырылды. Беренче чиратта безнең делегация «СДС – УГОЛЬ» ХК АҖ күмер чыгару компаниясе тарафыннан оештырылган «Цифрлы тау предприятиесе» региональ проекты кысаларында инновацион инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча проект сессиясендә катнашты. «Яшел Кузбасс» питомнигы» эш төркеме кысаларында регионга экологик хәлне яхшыртырга, муниципаль территорияләрнең урманлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк чаралар тәкъдим ителде. Чарада «СДС – УГОЛЬ» ХК АҖ хезмәткәрләре, төркем җитәкчесе Тургенева Любовь Александровна, перспектив үсеш департаменты җитәкчесе Духнов Павел Алексеевич, перспектив үсеш департаменты проектлары җитәкчесе Стихуров Владимир Евгеньевич, «Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе» ЮБ ФДБМУнең стратегик үсеш буенча проректоры Логов Александр Александрович һәм «Кемерово дәүләт университеты» ЮБ ФДБМУ профессоры Заушинцена Александра Васильевна катнаштылар.

Аннары безнең хезмәткәрләр төбәк әһәмиятендәге «Сосновый бор» табигать саклау зонасында булдылар, аның мәйданы 400 гектарга якын. Визит кысаларында ландшафт архитектурасы кафедрасы мөдире Витязь Светлана Николаевна белән очрашу узды, аның барышында профессор Мусин Харис Гайнетдин улы урман үсентеләренә бәя бирде һәм аның үсеш юлларын билгеләде.

 

 

Көннең икенче яртысында «Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе» ЮБ ФДБМУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ижмулкина Екатерина Александровна «Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе» ЮБ ФДБМУнең стратегик үсеш буенча проректоры Логов Александр Александрович һәм Топкино муниципаль районы башлыгының АПК һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча урынбасары Иноземцев Дмитрий Валерьевич белән очрашу булды. Казан һәм Кемерово шәһәренең агар вузлары һәм «Стройсервис» ҖЧҖ арасында дәүләт урман фондында урман торгызу өчен утырту материалларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, Кемерово өлкәсе авыл хуҗалыгы формированиеләре җирләрендә саклагыч урман үрчетү һәм торак пунктларны яшелләндерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә ирешелде. Эш визиты ахырында безнең делегация «Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе» ЮБ ФДБМУнең стратегик үсеш буенча проректоры Логов Александр Александрович һәм фәнни бүлек җитәкчесе Константинова Ольга Борисовна белән аралашты. Очрашуда мәгариф оешмаларында фән һәм инновацияләрнең торышы, эшчәнлекнең алдынгы юнәлешләре турында фикер алыштылар, шулай ук ике югары уку йорты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелде.

К списку новостей