РусскийТатарчаEnglish

«Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы

2019 елның 6 июнендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты эксперименталь базасында «Каз НЦ РАН» («Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге») Фәнни советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев, фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Р. М. Низамов, агрономия факультеты деканы И. М. Сержанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Н. Н. Хәмидуллин, Татарстан Республикасының башка фәнни һәм белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.

Гыйльми совет башланыр алдыннан утырышта катнашучыларга борчак, бодай һәм көзге бөртекле культураларның тәҗрибә участокларын күрсәттеләр, анда әлеге культуралар селекциясе үсешенең перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр.

Гыйльми совет утырышын ачып, «Каз НЦ РАН» директоры О. Г. Синяшин киңәйтелгән утырышта катнашучыларны сәламләде, сәнәгый комплексның актуаль проблемаларын хәл итү өчен Татарстан фәнни оешмаларының тырышлыгын берләштерү кирәклеген билгеләп үтте.

Алга таба Тат НИИСХ директоры М. Ш. Таһиров, Тат НИИАХП директоры Е. А. Прищепенко, «Каз НЦ РАН» ФИЦ галимнәре авыл хуҗалыгы өлкәсендә тикшеренү үзәгенең структур бүлекчәләрендә алып барыла торган фәнни эшләнмәләр турында сөйләделәр.

К списку новостей