РусскийТатарчаEnglish

«Татарстанда кыр көне-2019» күргәзмә-форумында «Ит терлекчелеген үстерү» темасы

2019 елның 3 июлендә «Татарстанда кыр көне-2019» программасы кысаларында «Татарстан Республикасында ит терлекчелеген үстерү» темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Леонидович Титов чыгыш ясады. Әлеге чара кысаларында Россия Федерациясендә ит терлекчелеген үстерү мәсьәләләре буенча икътисад фәннәре докторы, К. А. Тимирязев исемендәге РДАУ-МСХ җитештерүен оештыру кафедрасы профессоры Владимир Тимофеевич Водянников белән фикер алыштылар. Продукциянең үзкыйммәтен формалаштырганда чыгымнарны бүлү методикасы һәм исәпкә алу мәсьәләсе белән Казан ДАУ икътисад Институты директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Мингали улы Низаметдинов чыгыш ясады. "Ангелина" ҖЧҖ КФХ башлыгы Альберт Марс улы Смирнов һәм "Хузангай" ҖЧҖ баш икътисадчысы Иван Владимирович Кудряшов ит терлекчелеген үстерү буенча тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. Ит җитештерүчеләрнең милли союзыннан җәмәгатьчелек белән элемтә буенча директор Дмитрий Владимирович Снетков чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл кысаларында “Авыл хуҗалыгында хезмәтне нормалаштыру һәм түләү" конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез!

К списку новостей