РусскийТатарчаEnglish

«Минем кече Ватаным» яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы

17 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте ярдәме белән Казан дәүләт аграр университетында «Минем кече Ватаным» яшь уйлап табучылар республика олимпиадасы узды.

Олимпиадада республиканың 20 районыннан 120дән артык мәктәп укучысы катнашты. Иң күп проектлар Әлки, Биектау, Бөгелмә, Кукмара һәм Ютазы районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән.

Яшь уйлап табучыларга сәламләү сүзе белән Казан ДАУ фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Рөстәм Низамов, югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм укучыларны эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова мөрәҗәгать итте. Билгеләп үткәнчә, катнашучыларның һәрберсе җиңүгә лаек. Алар нинди генә нәтиҗәләр күрсәтмәсен, балалар башкарган эш чын күңелдән хөрмәткә лаек һәм балаларга үз проектларын яклауда уңышлар теләделәр. Укучылар үзләренең проектларын рус һәм татар телләрендә тәкъдим иттеләр. Алар уйлап табулар арасында Робототехника, тракторлар һәм печән чапкычлар модельләре, интерактив укыту чаралары модельләре, инновацион теплицалар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү чаралары, чүп җыю һәм утильләштерү системалары һәм башкалар бар иде. 50 дән артык бала үз проектлары белән 1,2 һәм 3 урын алып, олимпиада призерлары булдылар.

2019 елда Казан ДАУ кергән «Минем кече Ватаным» республика яшь уйлап табучылар олимпиадасы җиңүчесе беренче уку елында ук Татарстан Республикасының РС ОИР исемле стипендиясенә һәм Казан ДАУ матди ярдәменә дәгъва итә.

Казан дәүләт аграр университеты абитуриентлары булачак олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына шулай ук бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә

Казан ДАУ кабул итү кагыйдәләре буенча, әлеге олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына Казан ДАУ бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә, 5 балл өстәләчәк.

 ”Минем кече Ватаным” республика олимпиадасы җиңүчеләрен котлыйбыз!

Җиңүчеләр исемлеген һәм фотоархивны Казан ДАУ кабул итү комиссиясе битендә түбәндәге сылтама буенча карарга була.

http://www.kazgau.ru/obrazovanie/dopolnitelnoe_professionalnoe/dovuzovskoe/olimpiada/

 

 

К списку новостей