РусскийТатарчаEnglish

«Вверх!» – «Өскә!» яшь лидерлар республика конкурсы

«Вверх!» – «Өскә!» республика конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. Һәр ел саен бәйге 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге иң максатчан яшьләрне җыя, аның базасында көчле белем бирү программасы һәм иң кызыклы конкурс процедурасы уза.

"Өскә!"анда катнашучыларга, булган барлык белемнәрен һәм осталыкларын кулланып, үзләрен төрле яклап сынап карарга мөмкинлек бирәчәк: ораторлык сәнгате күнекмәләре, дөрес һәм матур итеп сөйләшә һәм яза белү, гомуми караш, команда белән аралашу күнекмәләре, системалы фикерләү.

Иң яхшылары гына дәүләт хакимияте органнарында, шәһәрнең һәм республиканың эре предприятиеләрендә, шулай ук Татарстан Республикасының иҗтимагый берләшмәләрендә стажировка узу мөмкинлеге алачак.

Гариза бирү вакыты: 11 октябрьгә кадәр.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://instagram.com/vverx_rt

К списку новостей