«Динамо» чаңгы базасында 2019 елның 19 октябрендә «Аккош күле» территориясендә ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды. Ярышларда җиде команда катнашты.
Югары уку йортлары арасында 2 төркем арасында 9 кешедән торган Казан ДАУ җыелма командасы «Физик тәрбия» кафедрасы доценты Хуҗина Гөлинә Котдус кызы җитәкчелегендә 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Команда составына Әхмәтҗанов Илнур, Кыямова Алия, Юмаева Лилия, Баһаутдинова Илнара, Пермяков Евгений, Иванников Андрей, Дьячков Валерий, Филиппова Елизавета, Фоминых Никита керде.