РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ тулай торакларында яшәүче студентлар җыелышы

2019 елның 12 сентябрендә механикалаштыру һәм техник сервис Институтында Казан ДАУ №1 а,б тулай торакларында яшәүче студентларның беренче җыелышы узды.

Җыелышка тәрбия бүлеге начальнигы, ИМиТС - директор урынбасары А.А. Мостафин, хуҗалык-икътисади эшчәнлек буенча проректор З.Р. Закиров, хезмәтне саклау буенча белгеч А.А. Нурмиев, гражданнар оборонасы штабы начальнигы Р.Р. Әхмәтҗанов, коррупциягә каршы көрәш буенча әйдәп баручы белгеч - Р.Р. Лукманов, икътисад Институты директоры урынбасары А.Т. Исхаков, №1 а,б тулай торак мөдире Р.К. Хөсәенов чакырылган иде.

Тулай торак мөдире Р.К. Хөсәенов студентларга тулай торакта яшәү кагыйдәләрен һәм бурычларын, тулай торак территориясендә тәмәке тартуны һәм алкоголь эчемлекләрен куллануны тыю турында, яшәү режимын һәм чисталыгын саклау турында искәртте.

Җыелыш барышында студентлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, администрация аларга тулы җаваплар бирде.

Аннары студентлар советы рәисе вазыйфасына яңа кандидатура, соңгы 2 ел дәвамында университет тормышында актив катнашкан, механикалаштыру һәм техник сервис Институтының 3 курс студенты - Мөхитов Г.И. тәкъдим ителде. Кандидатураны барысы да бертавыштан хупладылар. Яңа вазыйфада уңышлар, нәтиҗәле эш һәм карьераның чәчәк атуын телибез!

 

 

К списку новостей