РусскийТатарчаEnglish

ТР Студентлар гандбол лигасының «А» дивизион беренчелеге ярышлары

2018 елның 27 октябреннән 1 декабренә кадәр ирләр командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар гандбол лигасының «А» дивизион беренчелеге ярышлары узды. Ярышларда 4 команда катнашты. Төркем уеннарыннан соң безнең команда өченче урында иде. Ярымфиналда безнең команда танк училищесы белән очрашты, аны 19:7 исәбе белән отты. Финал матчында КИУ (ИЭУП) белән очраштылар. Авыр көрәштә безнең югары уку йорты доцент Хәйруллин Р. Р. җитәкчелегендә икенче урынны алды. Команда медальләр генә түгел, ә 110 000 сумлык инвентарь һәм җиһазлар алу өчен сертификат белән дә бүләкләнде.

 


К списку новостей