РусскийТатарчаEnglish

Армспорт буенча ярышлар

«Төзүче» спорт комплексында 2018 елның 21-22 декабрендә Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы исәбенә армспорт буенча ярышлар узды. Армспорт буенча Казан ДАУ җыелма командасы 14 кеше (8 егет һәм 6 кыз) составында актив катнашты. Икенче төркем югары уку йортлары арасында Казан ДАУ командасы, составында халыкара дәрәҗәдәге спортчылар катнашкан КИУ (ИЭУП) командасына оттырды. Һәр авырлык категориясендә безнең спортчылар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Команданың тренеры доцент Хәйруллин Р.Р. егетләр һәм кызлар чыгышы нәтиҗәләреннән бик канәгать.

 


К списку новостей