РусскийТатарчаEnglish

Шахмат буенча ярышлар

2018 елның 20, 21 ноябрендә «Р.Г.НӘҖМЕТДИНОВ исемендәге шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе»ндә югары уку йортлары спартакиадасы исәбенә студентлар арасында шахмат буенча ярышлар узды.

Өлкән укытучы Яруллин А. Г. җитәкчелегендә Казан ДАУ җыелма командасы икенче төркем югары уку йортлары арасында II урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. Команда составы: Гайсин Рөстәм 156-төркем, Орехов Сергей 346-төркем, Шиһапова Гөлназ 166-төркем, Бикбова Регина 684-төркем.

 

 

К списку новостей