РусскийТатарчаEnglish

Казан дәүләт аграр университетының ветераннар советы 2019 елның 21 июнендә үз пенсионерлары өчен Алабуга шәһәренә искиткеч экскурсия оештырды

Алабуга - Кама ярында урнашкан туристлар өчен кызыклы һәм матур шәһәр. Ул тарихи-мәдәни мираска ия: сәүдәгәрләр йортлары, чиркәү, һәйкәлләр, музейлар. Алабуганың истәлекле урыннары: Чертово городище - Идел буе Болгары чорыннан исән калган борынгы шәһәр калдыклары.

Шагыйрь М. Цветаева, рус рәссамы-пейзажчы И. Шишкин тормышы белән бәйле урыннар зур кызыксыну уята. Надежда Дурованың музей-утары - шәһәрдә иң күп йөри торган музейларның берсе.

Алабуга куңелләрдә кояшлы, яшел, кунакчыл шәһәр итеп һәм белемле, изге күңелле экскурсоводлары белән уелып калды!

Җитәкчеләргә һәм оештыручыларга әлеге матур сәфәр өчен рәхмәтебезне белдерәбез!


К списку новостей